Туган як

Сугышлар бүтән кабатланмасын

1941 елның 22 июнендә немец гаскәрләре безнең илебезгә сугыш белән бәреп керәләр. Бөтен халык бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелә.

Минем әниемнең әбисе Гарипова Рәйсә дә, сугыш башлануга ук, үз теләге белән фельдшер булып сугышка китә. Ә авылда өч яшь баласы һәм авыру ире кала. Киткәч тә, хат-хәбәре сирәк килә. Әллә язган хатлары югала, әллә тоткынлыкка алганнар – бу хакта беркем берни белми.
Минем әниемнең әбисе генә түгел, япь-яшь егетләр, кызлар да туган җирне, гаиләләрен саклар өчен, фронтка китәләр. Аларның күпчелеге дәһшәтле сугыш кырларыннан әйләнеп кайта алмый, туган илнең азатлыгы өчен һәлак
булалар. Халкыбыз авырлыкларга түзеп, батырлыклар кылып, бу сугышта Җиңү яулый.
Сугыш тәмамлангач, якыннары Рәйсә әбиебезне көтеп алалар. Әниемнең әбисе шәфкать туташы булып авыл халкына хезмәт күрсәткән. Мин Рәйсә әбиемә бик рәхмәтлемен. Ул һәм аның кебек кешеләр сугышка китмәсәләр, җиңмәсәләр, безнең тормышыбыз бүгенгедәй матур булмас иде.
Ел саен 9 нчы майда парад уза, салют аттыралар. Бу көнне бик зурлап уздыралар. Ә шулай да сугышлар бүтән чыкмасын иде.

Нияз Насыйбуллин,
Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусының
8 нче сыйныф укучысы

Фото: Л.Заһретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: