Туган як

«Сәпид»ләр парады узган

76 нчы балалар бакчасында велопарадны киләчәктә ел саен уздырмакчылар.

Биредә сабыйлар кечкенәдән үк юл кагыйдәләре өйрәнә, аларны даими кабатлап тора. Моның өчен балалар бакчасында барлык шартлар тудырылган. Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту максатыннан, балалар бакчасында велопарад үткәрелгән. Малайлар һәм кызлар анда үз велосипедлары, самокатлары, роликлары белән катнашкан. Мәктәпкәчә учреждение мөдире Гөлнара Гыйндуллина әйтүенчә, бу кызыклы чараны киләчәктә ел саен үткәрергә ниятлиләр.

Сез беләсезме?
Велосипед сүзе латинчадан алынган. "Вело" - тиз, "педи" аяклар дигәнне аңлата. Велосипедны беренче тапкыр үзенең сызымнарында бөек уйлап табучы Леонардо да Винчи күрсәткән дигән фаразлар йөри.

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: