Туган як

Сочи бәллүр таҗлы итте

Һәр кыз кечкенәдән үк принцесса булырга, таҗ кияргә хыяллана. Ә менә 12 яшьлек Азалия Заһретдинованың таҗы бар инде. Ниндие диген әле - бәллүр таҗ! Аңа ул «Бәллүр таҗ ЮНЕСКО 2017» Россиякүләм милли кием һәм иҗат конкурсының беренче лига номинациясендә җиңеп ия булган. Бәйге май башында Сочи шәһәрендә узган. Төрле шәһәрләрдән...

Һәр кыз кечкенәдән үк принцесса булырга, таҗ кияргә хыяллана. Ә менә 12 яшьлек Азалия Заһретдинованың таҗы бар инде. Ниндие диген әле - бәллүр таҗ! Аңа ул «Бәллүр таҗ ЮНЕСКО 2017» Россиякүләм милли кием һәм иҗат конкурсының беренче лига номинациясендә җиңеп ия булган.
Бәйге май башында Сочи шәһәрендә узган. Төрле шәһәрләрдән килгән 31 кыз бер-берсе белән тиз арада уртак тел таба. Азалия Ярославльдән килгән Лиза исемле кыз белән дуслашып, бүген дә аның белән Интернет аша хатлар языша.
Әлеге бәйгедә 3тән алып 16 яшькә кадәр булган кызлар катнашкан. Барысы да төрле милләт вәкилләре костюмнарын әзерләгәннәр: украин, рус, берсе хәтта бразилияле киеменнән чыккан.
- Мин татар милли киемен тәкъдим иттем, - ди Азалия. - Үз халкым, үзем белән таныштырдым, татар биюен башкардым. Конкурска шулай ук чәкчәк тә алып барган идек. Башкалар да әзерләнгән иде: бию, шигырь, җыр белән чыгыш ясадылар.
Азалия бәйгегә 4 төрле кием алып барган: ике татар костюмы, мода күрсәтү өчен һәм бәйрәм күлмәкләре. Беренче урынны Казан кызы яулаган, ә безнең Азалия «беренче лига» номинациясендә җиңгән.
- Әлеге конкурс ел саен уздырыла икән, шуңа күрә киләсе елга да катнашырга исәбем бар, - ди кыз.
Таҗын сыйныфташлары да күргән, котлаганнар. Әмма Азалиянең мактауларга күмелеп, рәхәтләнеп утырырга вакыты юк. Ул бию төркеменә йөри. Башта Әлфия Минкашеваның «Созвездие» ансамблендә бии, аннан «ИрНас»ка күчә. Җитәкчесе Ирек Наскаев кызга конкурска әзерләнергә ярдәм иткән. Кыз гитара һәм фортепьянода уйнарга өйрәнә, рәсем ясарга ярата. Сочины һаман да исенә төшерә ул. Аның җылы, әмма яңгырлы һавасын, матур табигатен... «Анда беренче баруым иде. Кызганыч, шәһәр буенча йөрергә вакыт булмады», - дип куйды ул. Кем белә, бәлки, киләчәктә анда тагын барырга насыйп булыр...
Фотода: Азалия Заһретдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: