Туган як

Смоленскидан – җиңү белән!

2 нче шәһәр мәктәбенең 5 а сыйныфы укучылары күптән түгел Смоленск шәһәрендә булып кайттылар. Алар анда «Күк йөзенә караш» мультимедиа технологияләр Халыкара фестиваленең финалында катнаштылар.

Бу фестивальдә «Түбән Кама кино мәктәбе»нең дә ике эше күрсәтелде: 30 секундлык «Террорчылык – бу ничек?» видеоролигы һәм «Белемнәр коесы» кыска метражлы фильмы. И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараендагы «Түбән Кама кино мәктәбе» түгәрәгендә шөгыльләнүче бу балаларның эшенә (укытучылары – Фәнис Кадыйров) жюри әгъзалары үз бәяләрен бирделәр. «Террорчылык – бу ничек?» эшенә 6,2; «Белемнәр коесы»на 9,5 балл (иң югары бәя) куелды. Финалга шулай ук сәхнәләштерелгән номер да әзерләргә кирәк иде. Смоленск сәхнәсендә безнекеләр сынатмады. Нәтиҗәдә команда 13,57 балл җыеп, икенче урынга чыкты. Беренче урынга – Борисов шәһәреннән (Беларусь) «Спиногрызы», өченче урынга Ярцеводан (Смоленск өлкәсе) «Альтаир» командалары лаек булды.
Түбәнкамалылар туган шәһәребезгә җиңү яулап, күргән шәһәрләрдән, кешеләрдән тәэсирләнеп кайттылар.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: