Туган як

Сәләтең булса, «Сәләт»кә рәхим ит!

Түбән Камада «Сәләт» клубы эшләп килгәнен белә идегезме? Ул 2 нче гимназиядә урнашкан һәм татар телен саклау, сәләтле татар балаларын җыю һәм алар белән бергәләп эшләү максаты белән ачылды.

«Сәләт» клубы Казанда ачыла, хәзерге вакытта аның саны 20 гә җитте: икесе – Башкортстанда һәм Самара өлкәсендә урнашкан, республика башкаласында алар – дүртәү, Буада – икәү, тагын Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Әлки, Минзәлә, Югары Тегермәнлек, Аксубай һ.б. районнарда бар.

Түбән Камада «Сәләт» клубы 2019 елның 8 октябрендә оешты. Хәзерге вакытта андагы 31 кешенең 16 сы – күп кенә чараларда актив катнашучылар.

– Безнең клубта 11-17 яшьлекләр шөгыльләнгәнгә, эшләребез күп һәм төрле. Олимпиадалар, конкурслар, викториналар – берсе дә калмый. Балалар үзләре үк чараларны көтеп, сорап алалар, – ди клуб кураторы Раилә Мөхәммәтшина.

«Сәләт» 2 нче гимназиядә урнашуына карамастан, аңа башка мәктәп балалары да кушыла, чараларда катнаша ала. Моннан тыш, язын, көзен, кышын клуб төрле юнәлешләр буенча сессияләр уздыра. Кемгәдер математика якын булса, кемдер шаяннар һәм тапкырлар уенында үзен күрсәтә ала.

– Уңышларга да ирештек инде. Узган ел шәһәребезнең «Сәләт» клубы «Сәмрух» премиясенә лаек булды. Бүләкләү тантанасы Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узды, – ди клуб рәисе Эльвина Мөхәммәтшина.

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: