Туган як

Шигырьләр

Әдилә

Песи ярата Әдилә,
Әллә телен дә белә.
Битен юса әгәр песи,
Безгә, ди, кунак килә.

Үзенә генә күңелсез,
Уйнарга иптәш кирәк.
Ни өчен соң кунаклар
Киләләр икән сирәк?

– Әллә инде песиемне
Юарга,  – ди, –  мунчада.
Килер, бәлки, 
                  шулай итсәк,
Берәр кеше булса да.
Камилә ГӘРӘЕВА. Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 
7 нче сыйныфы укучысы.

Ак яулыклы әбием
Ак яулыклы әбием бар,
Йөзләре көлеп тора.
Пакь яулыгы әбиемә
Бик тә килешеп тора.

Әби дога укып кала,
Мин өйдән чыгып киткәч.
Чәйләр куеп каршы ала,
Мәктәптән
               кайтып кергәч.

Ак яулыклы әбекәем
Намазын укый көн дә.
Үрнәк миңа дәү әнием,
Рәхмәт киң күңелеңә. 
Сәйдәш МОСТАФИН, Шәңгәлче авылы мәктәбенең 
7 нче сыйныфы укучысы.

Шагыйрь булу җиңелме?
– Шигырь язу җиңелме?–
                                  дип
Сорады беркөн дустым.
Шигырь язып 
                    карарга мин
Аның үзенә куштым.

Тирләп чыкты
                      борыннары,
Суланды чәч төпләре.
Ике сәгать утырса да,
Бер строфа да чыкмады.

Шуннан сорый: 
                       «Сере нидә
Шигырь язуның?»– диеп.
Сөйлим: күргән 
                  проблемаңны
Аңла сизеп һәм тоеп!

Ул вакыйга бар кешеләр
Кызыксынырлык булсын.
Ритм һәм 
              рифмаларың да
Күзгә күренеп торсын.

Әнинең терәк сүзләре
Шуннан килә ярдәмгә.
Җитешмәгән җире булса,
Укытучы төзәтә.

Аннан әле шигырь белән
Бишектән дус булу кирәк.
Бабаем да, әнием дә
Шигырь яза сирәк-мирәк.

Бабам минем 
                 Такташны да,
Тукайны да яттан белә.
Каникулда  рифмалауны 
Өйрәнәбез бабай белән.

Бөек, олы шагыйрьләрдәй
Минем шигырь 
              төнлә «тумый».
Бабай, әни, укытучым
Ярдәменнән башка
                           булмый.
Айнур ЕГОРОВ, 24 нче лицей-интернатның 
11 нче сыйныфы укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: