Туган як

Шигырьләр

Җәйгә чыккач...

Җәйләр җитсә, 
                    мин авылга
Кунакка кайтыр идем.
Җәй буена Зәй буенда 
Кызынып ятар идем.
Хыялым 
           тормышка ашты:
Җәйге каникул җиткәч,
Су коенырга йөгерәм,
Кояш нурларын сипкәч.
Күрше малай
                  Марат белән
Рәхәтләнеп уйныйбыз.
Балтырган 
              көпшәсен кисеп,
Ясадык чып-чын кубыз.
Ул уйный,
             мин орчык кебек
Әйләнеп биеп китәм.
Безнең концертка 
                            кушыла
Зәй суына 
             койган  чишмәм.
Авылга кайткач, ялга да,
Эшкә дә вакыт табам.
Мине мактап 
                    туялмыйлар
Әбием белән бабам.
Ләйсән СӘЙДЕЛОВА, 22 нче гимназиянең 2 нче сыйныфы укучысы.

Авылым табигате
Авылымның табигате
Бик матур 
              һәм бик күркәм:
Авыл кырында –
                   балыклы күл,
Еракта урман күрәм.
Агачлар торалар әнә
Ямь-яшелдән киенеп.
Җил искәндә, гүя алар
Китәләр кебек биеп.
Мин туып-үскән авылның 
Табигате бик ямьле,
«Ташлы чишмә» 
                       суының да
Тәме биг(е)рәк тәмле. 
Сәйдәш МОСТАФИН, Шәңгәлче авылы мәктәбенең 7 нче сыйныфы укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: