Туган як

Шигъри тәлгәшләр

Балалар иҗаты.

Туган авылым
Ташлык дигән авылымны
Юктыр сезнең күргәнегез,
Сабантуйга килгәнегез,
Урманында йөргәнегез.

Юктыр сезнең сыз(ы)лып аткан
Алсу таңын күргәнегез,
Сукмак буйлап, җырлап аккан,
Чишмәгә дә төшкәнегез.

Белсәгезче авылымның
Күркәмлеген, матурлыгын,
Кызларының уңганлыгын,
Егетләрнең батырлыгын.

Шул авылның бер йортында
Туып-үскән бала бит мин,
Матурлыкны күрергә дип
Сезне чакырып калам мин.
Сәйдәш МОСТАФИН, Шәңгәлче авылы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

Беренче кар
Беренче карның төшкәнен
Мин күрми калдым.
Кичтән бик нык арып кайтып
Йокларга яттым.

Әни әйтә: «Кызым, тор, – ди,
– Күрми каласың.
Фәнзил инде чыгып китте
Тартып чанасын».

Күз йомып торган арада
Төш алды җиткән.
Күпме көткән беренче кар
Эреп тә беткән.

Чын-чынлап кыш килсә әгәр
Йокламам хәзер.
Чанамны да алып куйдым,
Чаңгым да әзер.
Алия ӘХМӘТОВА, Зур Афанас авылы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

Татар шагыйре (Роберт Миңнуллин белән очрашканнан соң).
Гади дә ул, шаян да ул.
Сүзгә керми кесәгә.
Итагатьле җавап бирә
Төрле-төрле сорауга.

Җырлары күңелгә керә.
Мең хикмәт әйткән сүзе.
Тыңлаган һәрбер сабыйның
Ачыла күңел күзе.

Аның кебек үк минем дә
Шагыйрь буласым килә.
Минем газиз халкыма да
Хезмәт итәсем килә.
Гадел СИБГАТОВ, 2нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы.

Спортчы булам
Спорт белән шөгыльләнү –
Һәрбер кешегә кирәк.
Шул чакта сәламәтлек
Булыр тормышта – терәк.

Кайбер спорт төре белән
Дуслаштым кечкенәдән.
Һәрчак үрнәк аламын
Җиңелмәс көчлеләрдән.

Балык кебек тиз йөзәм,
Ягез, куып карагыз.
Медальләр дә алгалый,
Ярышларда «апагыз».

Илемнең батыр кызы
Булу минем уемда.
Бәлки, чыгыш ясармын
Олимпия уенында.
Алинә ГАЛИУЛЛИНА, 31нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы.

Кыш бабай
Урамда Кыш бабай хуҗа,
Кардан биек таулар өя.
Йөри ул елгаларда да
Сулар катырып мәш килә.

Иртән безнең тәрәзәгә
Матур бизәкләр ясый.
Кереп өлгермәсәң өйгә,

«Чеметәм», – диеп яный.
Көтәбез без Кыш бабайны
Һәр ел саен сагынып.
Безне сөендерергә теләп,

Килә бит ул ашкынып.
Бәйрәмгә бүлмәләр әзер,
Кыш бабай килсен генә.
Шигырьләр, җырлар беләбез,
Бүләкләр бирсен генә.
Гөлия ХӘКИМУЛЛИНА, Түбән Уратма авылының 10нчы сыйныф укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: