Туган як

Шаккатырганнар

Түбән Каманың «Кванториум» технопаркында белем алучы балалар Төмәндә узган 3D-модельләштерү буенча «Уйлап тап» Бөтенроссия конкурсында катнашканнар.

Быел конкурска 456 гариза бирелгән, финалга Россия Федерациясенең 50 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 218 бала чыккан. Түбәнкамалылар үз эшләрен «Сәнгать һәм көнкүреш», «Техно» номинацияләрендә тәкъдим иткән. Рузилә һәм Раушания Рәхимҗановалар онлайн-яклау вакытында жюри әгъзаларын «Сигезаяк» океанариумы белән таң калдырып, махсус призга лаек булганнар. Герман Колесников үзе уйлап тапкан «Шестеренка» төнге лампасы, ә Артем Кирпичонок үзәктән куа торган насос проектын тәкъдим итеп, өченче урын алганнар. 
Ел саен үткәрелә торган әлеге конкурс яшьләрнең интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән чараларның федераль исемлегенә керә.
Фотода: Г.Колесников (сулда) һәм А. Кирпичонок (уңда) остазлары белән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: