Туган як

«Сөенеч» бакчасындагы нәниләрем дәү булып үсә

Шәһәребездәге 94нче «Сөенеч» балалар бакчасының беренче төркеменә йөрүче нәниләр әле 2-3 яшьтә генә булсалар да, бик кызыксынучан. Шуңа да алар белән бергәләп эшләгән беренче проектыбыз пешекче эшенә багышланды. Нәниләр савыт-саба рәсемнәре, пластилиннан җиләк-җимеш ясадылар. Үзләренең курчак дусларын тәмле-тәмле ризык белән сыйладылар. Урамда кардан ясалган мичтә өчпочмаклар пешерделәр. Бергәләшеп пешекче булып...

Шәһәребездәге 94нче «Сөенеч» балалар бакчасының беренче төркеменә йөрүче нәниләр әле 2-3 яшьтә генә булсалар да, бик кызыксынучан. Шуңа да алар белән бергәләп эшләгән беренче проектыбыз пешекче эшенә багышланды.
Нәниләр савыт-саба рәсемнәре, пластилиннан җиләк-җимеш ясадылар. Үзләренең курчак дусларын тәмле-тәмле ризык белән сыйладылар. Урамда кардан ясалган мичтә өчпочмаклар пешерделәр. Бергәләшеп пешекче булып уйнадылар. Кызлар алъяпкычлар киеп аш, ботка пешерделәр. Ә малайлар тәмле итеп чәйләр ясадылар. Матур итеп табын әзерләп куярга тырыштылар.
Бакчабыздагы ашханәгә экскурсиягә бардык. Балалар үзләре өчен аш-су пешерүче апалары белән таныштылар, берсеннән-берсе тәмле ризыкларның ничек әзерләнгәнен үз күзләре белән күреп, хәтта үз куллары белән булышып та карадылар.
Әти-әниләребез дә читтә калмадылар - алъяпкычлар тектекләр, «ашханә» почмагын тулыландырып, «Кечкенә пешекчеләр» альбомы чыгардылар.
Хәзер инде минем сабыйларым пешекченең кем икәнен белеп, ашаган ризык өчен рәхмәт әйтеп, бакчадагы аш-су осталарын сөендерәләр.
Ләйсән ӘХМӘТҖАНОВА,
94нче бакчаның
беренче төркем тәрбиячесе.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: