Туган як

Сафия маҗаралары

(Башы «Туган як»ның 20 гыйнвардагы «Балалар почмагы»нда) Сафия иелгән дә, бияләйле кулы белән кар бөртеген җирдән алган. Нәни кар бөртеге зурайганнан-зурайган. Ул күбәләк кадәр булган. Кар бөртегенең челтәр бизәкләренә сокланган Сафия. Кинәт кенә кыңгыраудай чыңлап көлгән тавыш ишетелгән. Сафия, кем көлә икән дип, як-ягына караган. Әмма сукмакта аның үзеннән һәм...

(Башы «Туган як»ның 20 гыйнвардагы «Балалар почмагы»нда) Сафия иелгән дә, бияләйле кулы белән кар бөртеген җирдән алган.
Нәни кар бөртеге зурайганнан-зурайган. Ул күбәләк кадәр булган. Кар бөртегенең челтәр бизәкләренә сокланган Сафия. Кинәт кенә кыңгыраудай чыңлап көлгән тавыш ишетелгән. Сафия, кем көлә икән дип, як-ягына караган. Әмма сукмакта аның үзеннән һәм әнисеннән башка һичкем күренмәгән. Көлү тагын кабатланган. Караса, кар бөртеге көлә икән. Ә үзенең нәфис бизәкләре төрле төсләргә кереп җемелди, ди.
- Ник көләсең, энҗекәй?
Сафия, үзе дә сизмәстән, кар бөртегенә шулай эндәшкән. Кар бөртегенә бу сүзләр бик тә ошаган.
- Ә энҗекәй ничек була, - дип сораган ул кызчыктан.
Сафия әнисенең муенындагы ап-ак энҗе муенсаны күз алдына китергән дә, әйткән:
- Энҗе ул - ап-ак, түп-түгәрәк, бик тә матур.
Син дә шуңа охшаган.
Син ник көлдең, энҗекәй?
Редакциядән. Әкиятне, үзегез теләгәнчә дәвам итеп карагыз әле, кызлар һәм малайлар. «Сафия маҗаралары» бик озын әкият булыр. Шуңа барыгыз да языгыз һәм электрон почта tuganyk@yandex.ru аша безгә юллагыз. «Балалар почмагы»на дип күрсәтергә онытмагыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: