Туган як

Сабын куыгы ясыйбыз

Дуслар, сабын куыгы очырырга яратасызмы? Тик кибеттә сатып алган кечкенә шешәләрдәге сыеклык тиз бетә. Шуңа күрә бүген без сезне сабын куыгын өйдә ясау серенә өйрәтербез. Тик бу эшкә үзегез генә алынмагыз, әти-әниләрегезнең ярдәм итүләрен сорагыз. Сабын куыгы очыру өчен сабын эремәсе һәм махсус җайланма кирәк булачак. Башта эремәсен ясыйбыз. Моның...

Дуслар, сабын куыгы очырырга яратасызмы? Тик кибеттә сатып алган кечкенә шешәләрдәге сыеклык тиз бетә. Шуңа күрә бүген без сезне сабын куыгын өйдә ясау серенә өйрәтербез. Тик бу эшкә үзегез генә алынмагыз, әти-әниләрегезнең ярдәм итүләрен сорагыз.
Сабын куыгы очыру өчен сабын эремәсе һәм махсус җайланма кирәк булачак. Башта эремәсен ясыйбыз. Моның өчен
- 200 грамм савыт-саба юу сыеклыгы (мисал өчен, Fairy),
- 600 миллилитр су,
- 100 миллилитр глицерин (барлык дару-ханәләрдә дә сатыла).
Глицерин куыкны ныгыта һәм тиз генә шартларга ирек бирми. Башта кайнатып чыгарылган, бераз суына төшкән суга глицерин һәм Fairy салып болгатыгыз. Эремә әзер!
Хәзер куык очыру өчен җайланма ясарга кирәк. Ике таяк алып, өчпомак барлыкка
китереп җеп бәйлибез. Аны эремәгә манабыз һәм өскә күтәреп әкренләп артка таба чигенә башлыйбыз. Һава агымы ярдәме белән
зур куык кабарачак.
Көпшә, карасы беткән ручка, хәтта учларны түгәрәкләп йомарлап кечерәк куыклар кабартып та очырырга була.
http://mosmama.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: