Туган як

Һәрбер вакытның үз матурлыгы

Ел фасылларының һәрберсенең үз матурлыгы була, дигән сүзләр белән мин килешәм. Көз көне, мәсәлән, урманда бик матур. Нинди төсләр генә юк анда! Көз билгеләре август ахырында ук беленә. Агачларның яфраклары саргая һәм алар коела башлыйлар. Арыш, бодай басулары бушап кала. Зәп-зәңгәр күктә кыр казлары, торналар, туган яклары белән саубуллашып, ерак...

Ел фасылларының һәрберсенең үз матурлыгы була, дигән сүзләр белән мин килешәм. Көз көне, мәсәлән, урманда бик матур. Нинди төсләр генә юк анда! Көз билгеләре август ахырында ук беленә. Агачларның яфраклары саргая һәм алар коела башлыйлар. Арыш, бодай басулары бушап кала. Зәп-зәңгәр күктә кыр казлары, торналар, туган яклары белән саубуллашып, ерак сөфәргә кузгалалар.
Көздән соң, кыш килә. Агачлар "алтын" яфракларын коеп бетергәч, күк йөзендә аксыл болытлар күренә башлый. Кар бөртекләре оча. Җәнлекләргә тизрәк ояларына кереп качарга кирәклеген белдерә кебек. Сары яфраклар түшәлгән дымлы җир кар астында кала. Күп итеп кар яугач, балалар, чаңгыларына басып, урманга баралар. Алар кышкы йокыга талган имәннәрне, каеннарны күзәтеп, кышкы табигатьтәге авазларны тыңлап, саф һава сулап кайталар.
Яз җиткәч, көләч кояш ешрак карый. Җылы яклардан кошлар кайта. Агачлар яфрак яра башлый. Аяк асты пычрак булса да, яз - яз нде ул. Табигатьнең яшәргән вакыты.
Җәй - аллы-гөлле чәчәкләр үсә торган вакыт. Бу ел фасылында бөтен җир өсте яшеллеккә күмелә. Урманнарда кошлар җыры ишетелә. Мин җәен җиләк җыярга яратам. Иртән, чыклы үлән арасыннан, каен җиләкләре җыюдан да рәхәтрәк нәрсә бар икән?! Безнең урманнарда үскән каен җиләген бернинди экзотик җимешләр дә алмаштыра алмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: