Туган як

«Һәр нәрсәнең үз вакыты»

Әкият

Бервакыт, февраль ахырында Кыш белән Яз очрашалар. Яз кышка әйтә:
– Синең көннәрең санаулы гына калды, миңа таягыңны бир. Синең урынга мин киләм.
Кыш көлеп:
– Мин моннан китмим, миңа монда бик рәхәт, үземнең тая-гымны бирмим, – дип җавап бирә.
Яз җәнлекләрне ярдәмгә чакыра.
Куян:
– Мин бит кишер урларга бик оста, таяк кына урлармын әле, – ди. Шулай итеп, ул Кыштан таякны урлый һәм җән-лекләр аны Язга илтеп бирәләр. Яз таягы белән бер генә селтәнеп җибәрә. Карлар эреп, сулар ага, кошлар сайравы ишетелә башлый.
Яз – Кышка:
– Һәр нәрсәнең үз вакыты бар! Кыш – кыш урынында, яз да үз вакытында булырга тиеш, – дип әйтә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: