Туган як

Өмә оештырганнар

Мәктәп укучылары Кызыл Чишмә янындагы урманда өмә уздырганнар.

Аларга тәҗрибәле урманчылар, табигатькә битараф булмаучылар да кушылган. Балалар чүпне җыйган арада, өлкәннәр кырмыска ояларын әйләндереп алган коймаларны яңартканнар. Биредә 40лап кырмыска оясы бар икән. Быел тагын алтыны тапканнар. Зурлар такталар каккач, укучылар аларны буяганнар. Коймалар ояларны җәнлекләрдән дә саклый.
Өмә тәмам, әмма эш дәвам итәр әле. Балалар урманга энҗе чәчәкләрен утыртуны дәвам итәргә ниятли.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: