Туган як

Өлешеңне кертергә теләсәң...

1973 елның 6 мартында Советлар Союзында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары төзү турында карар кабул ителә. Түбән Камада мондый оешма 1986 елда ачылган. Ул вакытта аны Раиса Павелкина җитәкләгән.

Бүген биредә 900 гә якын бала тупланган 63 отряд юл хәрәкәте иминлеген саклау эше алып бара. Алар яшьтәшләре арасында юл һәлакәте очракларын кисәтүдә һәм аны булдырмый калуда, шәһәр урамнарында һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалауда үзләреннән зур өлеш кертәләр. «Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары» оешмасы – балалар белән эшләүнең альтернатив формасы, бу –  нигезле ышаныч һәм юлларда балалар катнашындагы аварияләрне киметүгә йогынты ясау мөмкинлеге. Оешмага керергә теләүчеләргә 30-31-18 номеры белән автошәһәрчек җитәкчелегенә шалтыратып, тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: