Туган як

«Нур» мәчетендә малайлар һәм кызлар өчен кышкы яллар оештырылды

6-14 яшьлек малайлар ел саен җәен дә, кышын да лагерьда ял итә. Бу каникулда барлыгы 43 малай ял итәргә теләк белдерде.

Иртән алар өчен башта дәресләр үткәрелсә, көннең калган өлеше күңел ачуда узды: балалар һәм үсмерләр футбол уйнады, таудан шуды, осталык дәресләрендә катнашып, күпер, яхта ясарга өйрәнде, тирга барды. Бер атна тиз узып китте. Соңгы көнне барысы да узган көннәрне искә алды, иң ошаган мизгелләрне сагынып сөйләде. Һәр балага бүләк тапшырылды.
Кызлар да калышмадылар. Алар өчен дә осталык дәресләре, шулай ук интеллектуаль уеннар уздырдылар. Мөслимә-ләр шулай ук тортлар бизәргә өйрәнделәр. Ахыргы көнне исә белемнәрне ныгытыр өчен викторина оештырылды. Ә пешекчеләр аларны тәмле пылау белән сыйладылар.

Фото: Фәнис Кадыйров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: