Туган як

Нәрсә ул дуслык?

Дуслык – ул үзеңнең иң якын кешең белән уйларыңны, серләреңне, уңышларыңны, үпкәләреңне, шатлыкларыңны бергә бүлешү, уртаклашу. Чын дуслар күп түгел. Иң якыны бер генә була.

Чын дус – акыллы, көчле, уңган, тугры ул. Авыр вакытта һәрвакыт ярдәм кулы суза белә. Шундый бер әйтем бар бит: «Дус ул сиңа бәла килгәндә беленә». Үземнең иң якын дустым бар дип әйтә алам. Ул минем сыйныфташым – Аделина. Без аның белән бер сыйныфта укыйбыз, һәрвакыт бергә уйныйбыз, дәресләребезне бергә әзерлибез, уңышларыбыз, уйларыбыз, серләребез белән бүлешәбез. Ул миңа чын күңеленнән ярдәм кулын сузарга әзер һәм мин дә аңа карата шулай.
Дания ГАРИПОВА, 15 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: