Туган як

Нәни укучыларыбыз иҗаты

Бу елда да бергә булыйк! Менә тагын бер ел артта калды. Гадәттәгечә, ел бетүгә актив укучыларыбызны билгеләп үтеп, аларга рәхмәт әйтеп, иҗади уңышлар телибез. Газетабызда ай саен чыгып килүче «Балалар почмагы» сәхифәсе тулысынча балаларның иҗат эшләреннән тора. Инде ничә ел безнең белән актив язышучы Диләрә Фәйзуллина (22нче мәктәп), Алия Мөхәммәтҗанова...

Бу елда да бергә булыйк!
Менә тагын бер ел артта калды. Гадәттәгечә, ел бетүгә актив укучыларыбызны билгеләп үтеп, аларга рәхмәт әйтеп, иҗади уңышлар телибез. Газетабызда ай саен чыгып килүче «Балалар почмагы» сәхифәсе тулысынча балаларның иҗат эшләреннән тора. Инде ничә ел безнең белән актив язышучы Диләрә Фәйзуллина (22нче мәктәп), Алия Мөхәммәтҗанова (7нче мәктәп), Ландыш Мөхәммәтшина (5нче мәктәп), Ильяс Гыйниятуллинның (7нче мәктәп) каләмнәре елдан-ел чарлана, остара. Узган ел алар сафларына Нияз Файдров (32нче гимназия), Зөһрә Хуҗина (7нче мәктәп) үзләренең язмалары белән кушылды. Шулай ук, Алия Шәрәфетдинова (25нче мәктәп), Камилә Ногманова (32нче гимназия), Данил Серебряков (29нчы мәктәп), Адилә Бәширова (3нче мәктәп), Эльвина Фәйзуллина (Шәңгәлче), Айнур Һадиевнең (10нчы мәктәп) каләмнәре өметле.
Аеруча, 3нче, 5нче, 7нче, 29нчы, 10нчы мәктәпләр, 25нче һәм 32нче гимназия укучылары бик актив. Укучыларының язмаларын безгә китереп биргән, электрон адрес аша җибәреп торган укытучыларына да зур рәхмәт. Районыбызның Шәңгәлче авылы мәктәбеннән дә еш кына матур-матур язмалар килеп тора. Моңа кадәр актив булган Түбән Уратма мәктәбеннән дә элеккечә матур язмалар көтеп калабыз. Үзегезнең шигырьләрегезне, әкиятләрегезне, язмаларыгызны редакциягә китереп бирү мәҗбүри түгел. Аларны электрон адреска: tuganyk@yandex.ru җибәрсәгез дә була. Аларның берсе дә югалмас, дип ышандырабыз.
Шәһәребездәге һәм районыбыздагы башка мәктәпләр дә безнең белән хезмәттәшлек итсен иде. Әкият, шигырь язып карамаган балалар сирәк бит ул. Аларны вакытында күрә белергә, үстереп җибәрергә генә кирәк. Шигырь язган бала бер вакытта да начарлык эшләмәс.
Инде менә 2016 ел башланды. Бу ел сезгә укуыгызда зур уңышлар, сәламәтлек китерсен, бар теләкләрегез чынга ашсын. Безгә үзегезнең язмаларыгызны җибәреп торыгыз. Без аларның барысын да (бәйрәмнәргә, ел фасылларына туры китереп) «Туган як» газетасы битләрендә бастырып чыгарырбыз.
Рәхәтләнеп уйныйбыз
Кышны декабрь ае башлап җибәрде. Урамда, бер карасаң, җепшек кар ява, бер карасаң, салкын әче җил исә. Урамнарны, түбәләрне калын кар катламы каплады. Кыш кырларга, урманнарга ак юрганын япты. Ул елга-күлләрне дә онытмады. Аларның өстен шома боз белән каплады. Кыш безгә бик ошый. Җыелышып чана шуабыз, кар йомарламнары атышабыз, төрле уеннар уйныйбыз.
Азалия Сабирова, 32нче гимназия укучысы.
Салкын булса да, матур
Менә салкын кыш җитте. Бөтен җирдә кар ята, агачлар ак шәлләрен ябынды. Кышкы урман тынып калды, җәнлекләр йокыга талдылар. Урамда балалар чана-чаңгыда шуалар, кардан матур итеп төрле сыннар ясыйлар. Кышкы төндә йолдызлар бик якты яналар. Мин кышны бик яратам.
Камилла Мортазина, 32нче гимназия укучысы.
Кояш та серле елмаеп, күз кыса…
Ниһаять, табигатькә кыш килде. Бар дөнья ап-ак, кояш та үзенең нурлары белән җирне саран гына җылыта, агачлар да карлы бәс астында калганнар, җир өсте дә ак юрган астында тирән йокыга талган.
Кар бөртекләре, уйный-уйный, әкрен генә җиргә яталар һәм кояш нурында энҗе-мәрҗән кебек ялтырап, күзне камаштыралар. Атлаган саен «шыгыр-шыгыр» килгән кар, торбалардан баганадай туры күтәрелгән төтеннәр көннең салкынлыгын тагын да көчәйтә. Ә тәрәзәләрдә ясалган хикмәтле бизәкләр сихри әкият дөньясына алып кереп киткән кебек.
Ләкин суык балаларны бер дә куркытмый. Алар тауда шуалар, тимераякта йөриләр. Тиз арада Кар бабай да ясап куялар, кар белән атышып та алалар. Бияләйләренең бозланып катуына да игътибар итмичә, һаман уен белән мәшгульләр. Урам шау-гөр килеп тора. Аларга карап, әби-бабайлар, үзләренеӊ балачакларын искә төшереп, уфтанып кына куялар.
Кышкы суык көннәр җепшек бураннар белән дә алмашына. Буран дулый,агачлар ыңгыраша. Урамнарны, аяк атлап булмаслык итеп, кар күмеп китә, көчле җил карны бер җирдән икенче җиргә себееп, кар көртләре өеп куя. …
Тик боларның барысы да вакытлыча гына.Икенче көнне буран тынып, көн аяза. Кешеләр көрәкләрен тотып, кар көрәргә урамга чыгалар. Аларның тырышып эшләүләрен күреп, күктәге салкын кояш саран елмаеп, күз кыса…
Эльвина Фәйзуллина, Шәңгәлче урта мәктәбе укучысы.
Килер микән?
Ни булды әле кышка,
Хәтта, ява яңгырлар.
Нәрсә булган, кая киткән
Буран, салкын, суыклар?
Болай булса, бәйрәмгә
Килер микән Кыш бабай?
Аның кигән итекләре
Чыланмас микән,ай-һай?
Бернигә дә карамыйча,
Кил син безгә, бабакай.
Бар дөньяны пакьлеккә,
Бар җаннарны шатлыкка
Син төрендер, бабакай.
Гөлназ Хәкимова, Шәңгәлче мәктәбеукучысы.
Күңелле чагыбыз
Урап - урап карлар ява,
Урамнарны тутырып,
Ә без урамга чыгабыз,
Чаналарга утырып.
Килеп җиттек тау янына,
Гөр килә бала- чага,
Кайсы чанада җилдертә,
Ә кайсы җәяү чаба.
Актырнак та килеп җиткән,
Балаларны сагынып,
Тау астына ул да чаба,
Койрыгын салындырып.
Кыш бабай безне иркәләп,
Борынны чеметкәли,
Куркытмакчы була безне,
Кулларны да тоткалый.
Алмадай кызара битләр,
Ә без һаман шуабыз,
Кыш бит ул озакка түгел,
Сагынып искә алырбыз.
Күмәкләшеп, чана тартып,
Өйгә кайтып барабыз,
Актырнак та бездән калмый,
Их, күңелле чагыбыз.
Диләрә Фәйзуллина, 22нче мәктәп укучысы.
Көтеп алдык без сине
Кыш бабай, Кыш бабай,
Көттек сине бик күптән.
Әнә, кара, балаларга -
Алар матур киенгән,
Син килүне көткәннәр,
Зарыгышып беткәннәр.
Таудан шуу бик рәхәт
Балалар тауда шуа,
Салкын, чиста, саф һава.
Ап-ак кар явып тора,
Агачларга бәс куна.
Кояш балкып чыкканда,
Кар бик матур җемелди.
Ул карның бөртекләре
Күзләребезне иркәли.
Эльвина Фәйзуллина,
Шәңгәлче урта мәктәбе укучысы.
Кыш килде
Бүген төнлә, никтер,
якты иде,
Шуны һич тә аңлый алмадым.
Уйлап яттым да, түзмичә,
Тәрәзәгә барып карадым.
Бизәнгәннәр тәрәзәләр,
Агач, куаклар да агарган.
Иртә торган бер өлгере инде
Ап-ак карда эзен калдырган.
Бүген төнлә
кыш килгән бит -
Дөнья яктылыкка күмелгән.
Ялтырый кар кояш нурында,
Әйтерсең лә,
җиргә алмаз сибелгән.
Камилә Ногманова, 32нче гимназия укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: