Туган як

Нәни укучыларыбыз иҗаты.

Әби килде Мәктәптән соң кайтып керсәм, Өйгә нурлар сибелгән. Нинди бәйрәм бүген дисәм, Авылдан әбием килгән. Борыннарны кытыклатып, Таралган бәлеш исе. Чөнки анда җәй буе, мин Үстергән үрдәк ите. Ярый әле, әбием, дип, Кайтырга авылым бар. Якты өметләр уята, Ул укыган догалар. Карина ФЕДОРОВА, 15нче мәктәпнең 4а классы укучысы. Бердәнбер...

Әби килде
Мәктәптән соң кайтып керсәм,
Өйгә нурлар сибелгән.
Нинди бәйрәм бүген дисәм,
Авылдан әбием килгән.
Борыннарны кытыклатып,
Таралган бәлеш исе.
Чөнки анда җәй буе, мин
Үстергән үрдәк ите.
Ярый әле, әбием, дип,
Кайтырга авылым бар.
Якты өметләр уята,
Ул укыган догалар.
Карина ФЕДОРОВА,
15нче мәктәпнең
4а классы укучысы.
Бердәнбер
Әнине сакла син,
Әни була бер генә.
Әнине сакла син,
Әни гел ярдәмгә килә.
Нәни чакта ул сине
Ак бишектә биләгән.
Сине биләүгә биләгәндә,
Изге теләкләр теләгән.
Теләгән ул сиңа
Саулыкның иң ныклысын,
Гомернең иң озынын,
Бәхетнең иң зурысын!
Гүзәл ЯКУПОВА,
25нче гимназиянең
7г классы укучысы.
Кояштай якты
Әнием бәйрәме бүген,
Кояш та шуны белгән.
Нурларыннан чәчәк ясап,
Тәрәзәләргә элгән.
Урамнар көлеп тора,
Бик күңелле, бик ямьле!
Сигезенче Март бүген,
Әниемнең бәйрәме!!!
Әдилә БӘШИРОВА,
3нче мәктәпнең
2в классы укучысы.
Әниемә
Сурәтеңне синең күреп, әни,
Эндәшәбез һаман да сөеп.
Ямьсез көннәр сине борчымасын,
Тыныч йокла, әни, яшь булып.
Җырларымны ишетсәңче, әни,
Йөрәгемнән чыккан сүзләрне.
Кайтыр идек йөгерә-йөгерә,
Күрер булсак нурлы йөзеңне.
Әдилә Нәбиева,
25 нче гимназиянең 7 г классы укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: