Туган як

Әниләр көне белән

шигырь

Чәчне тарап үрәм үзем,
Күлмәкне куйдым төреп.
Сөртеп алдым ишек буен,
Куансын әни, күреп.
Бүген әниләр көне бит,
Бәйрәм ясыйм үзенә.
Күзләреннән нур бөркелсен,
Кояш кунсын йөзенә.
Йокыдан да үзем торырмын
Моннан соң мин көн саен.
Әз генә дә авыр түгел,
Бер аңлап алгач җаен.
Нурзия Мирхазова

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: