Туган як

Әнием, мең рәхмәт!

«Биргәнсең син миңа Ал нурын таңнарның. Җыйгансың син миңа Бар гөлен даланың...» Бу юлларны шагыйрь, әлбәттә, үз әнисен күз алдында тотып язгандыр. Ә бит һәркем әнисенә булган олы рәхмәтен, хөрмәтен әнә шулай шигъри юллар аша җиткерер иде. Мин дә сезгә үземнең иң кадерле кешем - әнием хакында язарга булдым. Шушы...

«Биргәнсең син миңа

Ал нурын таңнарның.

Җыйгансың син миңа

Бар гөлен даланың...»

Бу юлларны шагыйрь, әлбәттә, үз әнисен күз алдында тотып язгандыр. Ә бит һәркем әнисенә булган олы рәхмәтен, хөрмәтен әнә шулай шигъри юллар аша җиткерер иде.

Мин дә сезгә үземнең иң кадерле кешем - әнием хакында язарга булдым. Шушы нәни генә гомер юлымда миңа күп сынаулар аша үтәргә туры килде. Ул авырлыкларның барысын да әнием үз йөрәге аша уздырып, үз иңнәрендә күтәрде. Күп кешеләрдән ярдәм сорап, зур-зур түрәләрнең ишеген какты. Нинди генә җавап ишетсә дә, түбәнсенмичә алга барды. Күзләрем күрмәгәндә дә, аның кылган гамәлләре мине кояш нурлары кебек җылытты, яшәү дәрте уятты. Һәрбер сүзе миңа өмет, яктылык бирде. Мине аякка бастыру өчен табибларның иң көчлеләрен эзләде. Тапты. Аның бер сынау алдында да югалып калмавы, төшенкелеккә бирелмәве аркасында, мин бүген иптәшләрем кебек шаярам, уйныйм, көләм; алар белән бер парта арасында утырып укуымны дәвам итәм. Минем әнием дә хөрмәтнең иң зурысына лаек.

Әбиемнең шундый хикәят сөйләгәнен хәтерлим. Бер ана ялгызы гына улын тәрбияли. Беркайчан да баласына авырлык китерми. Тәмледән-тәмле сый, матурдан-матур кием аңа гына була. Үсеп егет булгач, ул аксакалга бара да: «Әниемә булган бурычымны ничек кайтарыйм?» - дип сорый. Аксакал: «Әниеңне күтәреп Мәккәгә алып барып кайт», - ди. Алты ай бара егет әнисен күтәреп, алты ай кайта. Кайткач, кабат аксакалга барып: «Минем бурычым үтәлдеме инде?» - дип сорый. Аксакал аңа: «Бу - әниеңнең йокысыз узган бер төне өчен әҗерең», - дип җавап бирә.

Димәк, минем дә әнием алдында булган бурычым түләп бетергесез. Ул минем терәгем дә, киңәшчем дә, сокланып баш ияр кешем дә. Рәхмәт сиңа, мең рәхмәт, әнием!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: