Туган як

Әнием, кадерлем

Яхшы, ягымлы, матур, сине ярата һәм аңлый алучы кеше. Боларны бер сүз белән әйтеп була: әни! Дөньяда бар кешенең дә беренче әйткән сүзе ул. Әни кайчакта орыша да ала, ләкин кайгы килсә, беренче булып ул йөгереп килә, булыша. Бу сүзләрне язарга классташымның әнисе үлүе этәрде. Классташым гел кайгырып, боегып йөри....

Яхшы, ягымлы, матур, сине ярата һәм аңлый алучы кеше. Боларны бер сүз белән әйтеп була: әни! Дөньяда бар кешенең дә беренче әйткән сүзе ул. Әни кайчакта орыша да ала, ләкин кайгы килсә, беренче булып ул йөгереп килә, булыша.
Бу сүзләрне язарга классташымның әнисе үлүе этәрде. Классташым гел кайгырып, боегып йөри. Әнине беркем дә алыштыра алмый шул...
Мин дә әниемне, аның көлүен яратам. Ул бик тәмле пешерә. Мин дә аңа булышам. Әтием белән без әнине шатландырырга яратабыз: чәчәкләр бирәбез, бәйрәм табыны әзерлибез. Әниләр исән булганда, безгә рәхәт. Аларның кадерен белик.
Айнур ҺАДИЕВ,
10нчы мәктәпнең 6нчы класс укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: