Туган як

Әни ялга киткәч

Минем әнием укытучы булып эшли. Укытучы – бик авыр хезмәт. Көндез әнием дәресләр бирә, балаларга төрле чаралар үткәрә. Кич белән дәфтәрләр тикшерә, киләсе дәресләргә план яза. Ул бик сирәк ял итә. Шуңа күрәдер инде, җәй җиткәч, ял итәргә дип, әниемә санаторийга юллама бирделәр.

Без өйдә әти белән икәү генә калдык. Икәү дип әйтү дөреслеккә бик туры да килеп бетми. Минем әтием авыл хуҗалыгында эшли. Җәй көннәрендә таң аткач чыгып китә, караңгы төшкәч кенә кайта. Шулай булгач, өйдәге барлык эш миңа калды. Савыт-саба, идән, кер юу минем өчен авыр түгел. Бу эшләрне әни булганда да эшли идем. Ә менә ашларны гел әни пешерде.
Беркөнне әти кайтуга кыстыбый ясарга булдым. Интернетны ачып, кыстыбый рецептын эзли башладым. Юк кына бит интернетта кыстыбый рецепты. Нишләргә? Пицца камыры рецептын табып, камыр бастым. Бәрәңге әрчеп пешердем, сөт салып издем. Кызган табада камырны пешереп алганнан соң, бәрәңгене төеп, камыр арасына кыстырып куйдым. Онга батып беттем, арыдым. Шулай да әти кайтуга кыстыбый әзер иде. Камыры катырак булуга карамастан, әтием кыстыбыйны мактый-мактый ашады.
Зилә ГЫЙЛАҖЕТДИНОВА, 27 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: