Туган як

Әни – кояш кебек

Әни – балага иң мәрхәмәтле, иң якын кеше.

Һәрбер ана үз баласы өчен тәнен дә, җанын да бирергә әзер. Минем әнием Эльвира исемле. Аны бик яратам, хөрмәт итәм, аннан үрнәк алырга тырышам. Әни – кояш кебек бер генә була ала. Аның кадерен белергә, ярдәм итәргә һәм сакларга кирәк. Балаларына авырлык килсә, әниләр һәрвакыт алар янында була. Без дә шундый булыйк, кирәк чакта булышыйк. Балалары нинди генә уңышларга ирешсә дә, әниләр горурлана. Бер генә ана да улына я кызына начарлык теләмәс.

Эльвина Алишева,
16 нчы мәктәпнең
9 нчы сыйныф укучысы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: