Туган як

Ни өчен 1 декабрь кышның беренче көне?

(әкият)

Борын-борын заманда яшәгәннәр ди, Кыш белән Буран. Аларның һәрберсе үзенчә, үз тормышы белән яшәгән, ди.
Кыш, Бураннан аермалы буларак, шундый оялчан, хәтта Көзнең үз теләге белән киткәнен, аңа юл куюын зарыгып көткән. Ләкин быел да зирәк Көзнең китәргә җыенмавын Кыш каян гына ишетеп алгандыр: әллә көзге усал Җил хәбәр иткән, әллә салкын Төн җиткергән, әллә Ай пышылдаган – анысы билгесез.
Зирәк Көзнең кыланмышларына Кышның елдан-ел ачуы арткан, нервалары какшап, аның оялчанлык сыйфаты да әкренләп юкка чыккан. Шулай итеп, Кыш, усал Буран дустын ияртеп, Көзне куарга планнар корып ята икән.
Буран үзе турында гына уйласа да, бик шаян; иртәдән кичкә кадәр кешеләр белән шаярган: куыш, качыш уйнаган. Буран чыкса, кешеләр өйләренә кереп качалар, аннан куркып, урамда бер генә кеше дә калмый.
Кыш, барлык кыюлыгын җыеп, усал Буранга телефоннан шалтыратып, Көзне куарга булышырга ярдәм итүен сораган.
– Вакытсыз шалтыратып борчыйсың, күңелле итеп яшәвемә комачаулыйсың, – дип, Буран Кышка үпкәсен белдергән.
Кыш Буранның бу сүзләренә үпкәләп, әллә кая югалган. Буран да тынган, дөресрәге, Кышның күзенә күренмәскә тырышкан. Бөтен җир үле тынлыкка чумган.
Авыл халкы өчен караңгы күңелсез ямьсез көннәр башланган... Яңа ел җитәргә вакыт та күп калмаган, ә Кыш күренмәгән. Боларның барысын да Буран күзәтеп торган, әлбәттә. Ниһаять, күңелсезлеге белән аерылып торган бер көнне, бернәрсә дә үзгәртә алмас кебек булган чакта, Буран, бу караңгы кичләрдән туеп, Кышка ярдәм итәргә булган.
1 декабрьдә Кыш белән, ниһаять, Көзне куганнар ди. Шул көннән башлап, 1 декабрь – кышның беренче көне булып санала башланган ди. Кыш ха-лыкны Яңа елсыз калдырасы килмичә, энҗе карларын мул итеп җиргә яудырган. Бөтен җир ап-ак юрганга төренгәнгә авыл халкы бик тә шатланган.
Буран, халыкның Кышка ничек шатланганын күреп, үзенең шундый шатлык алып килә алмавына үкенеп:
– Мине беркем дә яратмый! Мин беркемгә дә кирәкмим! – дип, елап җибәргән.
Үзәк өзгеч шушы сүзләрдән һәм күз яшеннән соң, Кыш Буранны бик кызганган.
– Буран, әйдә һәрвакыт бергә дус булыйк. Минем белән булсаң, сине миннән аерып карамаслар. Кыш белән Буран аерылгысыз, дип уйларлар, – дигән.
– Син һәрвакыт дөрес сөйлисең, дустым, мин риза, – дигән Буран.
Шулай итеп, Кыш белән Буран аерылгысыз дусларга әйләнгән. Бүгенге көнгә кадәр алар гел бергә булса да, кайчакта үпкәләшәләр дә, даулашалар да, ләкин соңыннан барыбер дуслашалар, ди.

Гадел Хөҗҗәтов,
25 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: