Туган як

Мәктәбемне яратам

Мин мәктәбемне үземнең икенче йортым дип атый алам. Мәктәпкә карап, көн тәртибем билгеләнә. Анда мин дусларым белән очрашам, сөйләшәм, ә инде дәресләрдә күп-күп кызыклы нәрсәләргә өйрәнәм. Мәктәбем безнең өйдән ерак түгел, нибары биш минутлык юл. Аның беренче катында - кечкенә класс укучылары, ә калган катларда без, өлкән класстагы кызлар-егетләр укыйбыз....

Мин мәктәбемне үземнең икенче йортым дип атый алам. Мәктәпкә карап, көн тәртибем билгеләнә. Анда мин дусларым белән очрашам, сөйләшәм, ә инде дәресләрдә күп-күп кызыклы нәрсәләргә өйрәнәм.
Мәктәбем безнең өйдән ерак түгел, нибары биш минутлык юл. Аның беренче катында - кечкенә класс укучылары, ә калган катларда без, өлкән класстагы кызлар-егетләр укыйбыз. Безнең класс бүлмәләребез якты матур итеп ремонтланган. Өстәл-урындыклар да яңа, ә инде стеналарда - дәрес темалары яхшы аңлашылсын өчен, төрле җайланмалар, картиналар, кагыйдәләр, формулалар һәм, әлбәттә, язу тактасы. Узган елгы «Мәктәпне яшелләндерү» проекты коридорыбызны бик нык үзгәртте - бик күп гөлләр утыртылды, утыргычлар куелды, стеналарда төрле рәсемнәр ясалды.
Укытучыларыбыз дәрес бирү белән генә чикләнмиләр, безгә күңелле булсын өчен, төрле уеннар, конкурслар да үткәрәләр. Аларның эше җинел түгеллеген аңлыйбыз. Безне олы тормыш юлына ныклы белем белән озату өчен бар тырышлыкларын куйганнары өчен дә, аларга зур рәхмәтле без.
Алсу ВӘЛИЕВА,
3нче мәктәпнең
9в классы укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: