Туган як

«Минем шәҗәрәм» дип исемләнгән бәйге җиңүчеләре ачыкланды

Шәһәребез балалар бакчаларында ел саен, Халыкара гаилә көне уңаеннан, тематик шөгыльләр, күргәзмәләр, бәйгеләр уздырыла.

Гадәттә, мондый төр чараларда әти-әниләр сабыйлары белән бергәләшеп катнаша, гаилә тәҗрибәләре белән уртаклаша. Быел коронавирус зәхмәте аркасында бу бәйгене читтән торып оештырырга мәҗбүр булдык. Балаларның әти-әниләре белән бергә төзегән нәсел агачларын фотосурәтләр аша, ә инде үз гаиләсендә яшәүчеләр турында «Минем гаиләм – минем шәҗәрәм» дигән проектка нигезләнеп гаилә ядкаре, буыннар чылбырының бәйләнеше, ягъни әби-бабалары турында матур хикәя төзеп сөйләгән видеоязмалар аша бәяләдек.
Кыскасы, һәрбер гаилә – зур бер Ватанны хәтерләтә. Шуңа да нәсел агачлары бер-берсенә охшамаган, төрле гаиләнеке – төрлечә, тармаклары да бер генә биткә һич сыешлы түгел. Кемдер карандашлар белән кәгазъ битенә рәсем итеп төшерсә, берәүләр төсле кәгазьләрне бер-берсенә беркетеп, аппликация формасында ясаган, кайберләре тимер чыбыкларны бөгеп, «агач ботакларын» эшкә җиккән...
Гаилә шәҗәрәсен балалар белән бергә төзү, әби-бабайларыбызны барлау – аеруча күркәм гадәт, минемчә. Нәсел агачын тикшерү, өйрәнү барышында иң гади гаиләдә дә балалар үрнәк алырлык идеаль булган шәхесләр табыла һәм аларның эш тәҗрибәләре, тормыш-көнкүрешләре, кылган гамәлләре яшь буынның күңеленә тәрбияви орлык салырга зур этәргеч булып тора. Бала кечкенәдән үк гаилә традициясен барларга өйрәнә, алар кылган изге гамәлләрне тора-бара үзлегеннән ачыклый, тырышып укый, ата-бабаларына охшарга омтыла.
Сабыйларны тыңлыйсың да уйга каласың: гаилә әгъзалары турында яратып бәйнә-бәйнә сөйләүләре, илебез тынычлыгы өчен яу кырында башын салган батыр бабаларын да, җиңү яулаган ветераннарны да телгә алулары – аеруча матур күренеш.
Нәтиҗәләргә килгәндә, 39 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Сәет Галиев – беренче, 1 нче балалар бакчасыннан Арина Нурисламова – икенче, 64 нче балалар бакчасыннан Ильяс Шәйдуллин өченче призлы урынга ия булдылар. Шулай ук түбәндәге балалар аерым номинацияләрдә җиңүче дип табылды:
«Милли рухлы гаилә» номинациясендә – Рамина Мөхәммәдиева (44 нче балалар бакчасыннан); «Буыннар чылбырын саклаучы гаилә» – Самир Каррамов (39 нчы балалар бакчасы); «Иң үзенчәлекле шәҗәрә» – Лилиана Мөхәммәдиева (42 нче балалар баксасы); «Иң иҗади шәҗәрә» – Ильяс Сәгыйтов (74 нче балалар бакчасы) һәм «Иң зәвыклы шәҗәрә» номинациясендә – Амира Шиһапова (50 нче балалар бакчасы).
Без – жюри әгъзалары, тыңлаган язмалардан тәэсирләнеп, киләчәктә мондый төр бәйгеләрне тагын да зурырак күләмдә уздырырга кирәклегенә басым ясап таралыштык.

Нурзия Мирхазова, Методик берләшмә җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгъзасы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: