Туган як

Минем әни

Әни – һәрберебез өчен иң кадерле, иң якын кеше. Бу сүздә күпме җылылык тупланган! Мәхәббәт, наз, кайгырту – бу хисләрне ана кеше тулысынча баласына бирә.

Әмма ана язмышы җиңелләрдән түгел. Баласы өчен кайгырып, күпме авырлыклар кичерә, күпме йокысыз төннәр үткәрә. Ә сабыеның беренче адымнары, беренче сүзе, укуда һәм эштәге уңышлары күпме бәхет алып килә аңа! Ничә яшьтә булуга карамастан, әниләребез өчен без һәрвакыт бала булып калабыз.
Мин әниемне бик яратам. Без гаиләдә өч бала: апам Алия һәм сеңелем Сабина белән әниебезгә барлык эшләрендә дә ярдәм итәргә тырышабыз. Ә ул һәрвакыт хәрәкәттә, һәркайда да өлгерә һәм безне дә иркәләргә, сөяргә онытмый.
Картайган әти-әниләрен ташлаган кешеләрне аңламыйм. Әниләр безнең өчен берни дә кызганмыйлар һәм без моңа яхшылык белән җавап кайтарырга тиешбез. Әнием минем өчен һәрвакыт иң матур һәм иң яраткан кешем булып кала. Алда безне нәрсә көткәнен әйтеп булмый, әмма аңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын. Кадерле әнием! Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа!
Дания ГАРИПОВА, 15нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: