Туган як

Минем әбием – сугыш чоры баласы

Минем әбием – сугыш чоры баласы. Аның әтисе, Бөек Ватан сугышы башлануга, яу кырларына киткән.

Сугыш тәмамлангач та, әйләнеп кайтмаган. Өч кызы шулай әтисез үскән. Әбием әтисен гомер буена көткән. Кечкенә чагында күктә самолет күрсә, «Әтием кайта», дип сөенгән. Самолет күздән югалганчы, елый-елый яулыгын болгап йөгергән. Самолетлар очканнар да очканнар, ә әтисе һаман кайтмаган...
Үсә төшкәч, әтисе фамилиясенә охшаган фамилияле кеше турында ишетсә, «әтиемнең туганы түгелме икән» дип уйлаган.
Минем әбием әтисез үсүнең бөтен авырлыкларын татыган.
Шуңа күрә, хәзер бик олы яшьтә булса да, ятим балаларны кызгана, аларга ярдәм итәргә тырыша, безне
дә шулай тәрбияли.
– Жиребез, күгебез тыныч булсын, сугыш хәсрәтләрен күрергә язмасын! – ди әбием.
Без аның сүзләренә кушылабыз. Җиребез тыныч, күгебез аяз булса иде.Әминә Шәрифуллина,
5 нче мәктәпнең
6 нчы сыйныф укучысы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: