Туган як

Минем әби – сугыш чоры баласы

Авылыбыз таулы урман буенда урнашкан. Тау битеннән бәреп чыккан чишмә, инеш булып, авылны икегә бүлеп ага. Түбән очка җитәрәк, инешне буып куйганнар. Ул зур гына күл булып җәелеп ята. Җәй дә, кыш та шушы күл буенда бала-чаганың тавышы тынып тормый. Җәй көне рәхәтләнеп су коеналар, ә кышын күлнең өсте тагын да җанлана. Балалар тимераякта шуалар, хоккей уйныйлар.

Безнең дәү әни белән дәү әти шушы гүзәл табигатьле авылда яшиләр. Ә аларның әти-әниләре – сугыш чоры балалары. Карт әбиебез әле исән-сау, хәтере дә бик яхшы. Аңа сиксән тугыз яшь. Әбекәй, үзенең олы яшенә карамастан, безгә акыллы киңәшләрен бирә. Дәү әниләр аны үзен генә авылда калдырасылары килми. Кыш чыгарга булса да, шәһәргә алып киләләр. Ә карт әби язны түземсезлек белән көтеп ала. «Авылга кайтасым килә, туган нигезем сагындырды», – ди башлый. Без әбекәйдән үзенең яшь чаклары турында сөйләвен сорап аптыратабыз.
– Һич кенә дә искә төшерәсе килми ул чакларны, – ди. Уйланып утыра башласа, күзләре яшьләнә.
– Әй балакайларым, сез хәзер бик матур чорда яшисез. Без үскәндә бик авыр булды, – дип сөйли башлый ул. – Без, кечкенә булсак та, бик күп эшләдек. Әни эшкә киткәндә, эш кушып китә иде. Уен безгә эләкмәде. Ерак чишмәдән көянтә-чиләк белән су ташыдык. Су күбрәк кайтсын дип, зур чиләкләр белән йөри идек. 1941 елның июнь аенда дошман сугыш башлады. Әтине сугышка алдылар. Тормыш тагын да катлауланды. Әниебезгә бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләргә туры килде. Кечкенә булсак та, чалгы белән чабып, көлтә бәйләү, чабагач белән ашлык сугу безгә дә эләкте. Абый белән ат җигеп, урманнан утын хәзерләп, саттык я ипигә, бәрәңгегә алыштырдык. Кычыткан, алабута, сәрдә җыеп ашадык, шулай тамак туйдырдык. Бөтен кеше үлән ашагач, анысы да җитмәде. Яз көне басудан черек бәрәңге җыйдык. Басуны таптыйсыз дип, аннан да кудылар. Менә шулай, балакайларым, сез бик матур чорда яшисез. Киемегез күп, ашарыгызга бар нәрсә дә бар. Безнең киемебез дә булмады. Кайчакта капчыктан күлмәк тегеп кидек. Аякта – чабата. Үсә төшкәч, торф чыгарырга җибәрделәр. Кул пычкысы белән урман кисәргә дә йөрдек. Сугыш чоры балаларына бик авыр булды. Булмаган ипине киптереп, солдатларга җибәрешле иде. Ачлыктан бик күп кеше үлде. «Үлгән песиләрегез, этләрегез юкмы?» – дип сорап йөрүчеләр булды. Көлтә бәйләгән вакытта күршемне, биш-алты башак алып кайткан өчен, өч елга төрмәгә утырттылар. Андый хәлләр бик күп иде. Ә хәзер ипекәйнең кадере бетте. Чүп савытлары янында аунап яткан ипине күреп, йөрәк әрни. Ачлык килә күрмәсен. Киләчәктә дә шулай матур, сау-сәламәт яшәгез. Сөйләсәң, сүз бетми инде ул. Без күргән авырлыкларны сезгә күрергә язмасын. Шушы чорда үскән кешенең язмышы китап язарлык.
Әбекәйнең яшьле күзләрен сөртә-сөртә сөйләвен исебез китеп тыңладык. Чыннан да, без – бик бәхетле балалар!

Әминә Әхмәтҗанова, 5 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы

Фото авторның шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: