Туган як

Мең рәхмәт сиңа, Әнием!

Минем иң якын киңәшчем, хәлемә керүчем, кайгы-шатлыгымны үз йөрәге аша үткәрүче кеше - Әнием. Бу якты дөньяга килгәч тә, мине йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласам, җыр көйләп юатучы - газиз Әнием! Әлеге сүзне әйткән саен, күңел йомшара, ишеткән саен, дөнья ямьләнә. Әнием белән миңа шундый рәхәт -ул...

Минем иң якын киңәшчем, хәлемә керүчем, кайгы-шатлыгымны үз йөрәге аша үткәрүче кеше - Әнием. Бу якты дөньяга килгәч тә, мине йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласам, җыр көйләп юатучы - газиз Әнием! Әлеге сүзне әйткән саен, күңел йомшара, ишеткән саен, дөнья ямьләнә.
Әнием белән миңа шундый рәхәт -ул минем терәгем! Һәрвакыт миңа ярдәм итә, мине канатландыра, төрле конкурсларда минем өчен кайгыра һәм дулкынлана. Шуның өчен аңа - мең рәхмәт! Әгәр кәефем төшсә, ул мине шатландыра һәм төшенкелеккә бирелмәскә куша.
...Әнигә, авыр сүзләр әйткән, рәнҗеткән чаклар да күп булгандыр. Әни беркайчан да ачуланмый, беркайчан да рәнҗеми, чөнки ул - әни! Дустым мине ташласа да, әни беркайчан ташламый, беркайчан кире какмый, чөнки ул - әни!
Динара СӘЕТОВА,
Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиянең тугызынчы сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: