Туган як

Мансур абый

Безнең йортта Мансур исемле көләч йөзле, бала җанлы бер абый яши. Аның үз балалары зур инде, һәрберсенең үз тормышы. Мансур абый безнең йорт малайлары белән бик дус. Эштән кайтканда да, малай-шалайның хәлен белмичә, өенә керми. Малайлар да, аны күрүгә, янына йөгерәләр: "Чык инде, әйдә, уйныйбыз", - дип аптыратып бетерәләр үзен....

Безнең йортта Мансур исемле көләч йөзле, бала җанлы бер абый яши. Аның үз балалары зур инде, һәрберсенең үз тормышы.
Мансур абый безнең йорт малайлары белән бик дус. Эштән кайтканда да, малай-шалайның хәлен белмичә, өенә керми. Малайлар да, аны күрүгә, янына йөгерәләр: "Чык инде, әйдә, уйныйбыз", - дип аптыратып бетерәләр үзен. Мансур абый үзе дә тизрәк урамга йөгерә. "Кеше көлдермә инде, бала-чага булма!" - дип, хатыны ачулана да үзен. Тик ул барыбер чыгып китә. Футбол, хоккей, качыш, куыш - бер уенны да калдырмый.
Соңгы араларда Мансур абый малайларны агач эшенә өйрәтә башлады. Кулы алтын шул аның! Йорттагы бөтен эскәмияләрне төзәтеп кенә тора ул. Беседка да ясап куйды. Кич белән шул беседкага җыелалар да, агачтан нәрсә генә ясамыйлар. Хәзер безнең урам шундый матур, чиста, төрле агач фигуралары белән бизәлгән. Ишегалды җыштыручы апаларга да бик ошый, аларны буяп кына торалар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: