Туган як

Максатка ирешү өчен

35 нче лицейда белем алучы Булат Бәдгыев (фотода уңда) «Зур чакырулар» проектында катнашкан. Малай светофорлар булмаган җәяүлеләр юлын кызыл ут белән яктыртырга тәкъдим иткән.

Булат мәктәпкә барганда шундый юл аша чыга. Анда светофор юк, димәк, урын куркыныч һәм, шуңа күрә, бик игътибарлы булырга кирәк. Узган ел Түбән Кама җәяүлеләр узу юлларында 57 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 
Шуңа күрә Булат шәһәрдәшләренең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу ысулын тәкъдим иткән икән. Яктылык агымын һәм аның төсен үзгәртсәң, җәяүлеләр өчен уңайлы була, дип саный ул. 
Дөрес, әлегә фонарьларны малай тәкъдим иткәнчә алыштырып булмаячак. Моның өчен башта экспертиза ясарга кирәк. Аннары яңарту эшенә шактый күләмдә акча бирүчеләр күренми. Әмма Булат бирешми һәм бу проектын Бөтенроссия конкурсының төбәкара этабында тәкъдим итмәкче була. Сүз уңаеннан, бу аның беренче эше генә түгел. Ул фән белән кызыксына, төрле конференцияләрдә катнаша.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: