Туган як

Көз урманны ничек бизәгән? Әкият

Ел фасыллар бөтенесе бергә җыелганнар да, урманны бизәү өчен үзләре яраткан төсләрне сайлый башлаганнар. Кыш акны сайлаган, Яз белән Җәй яшелне һәм башка аллы-гөлле төсләрне бүлешкәннәр. Ә менә Көз икеләнеп калган. Хәтта иң якын дусты Җил дә аңа киңәш бирә алмаган. Көз, ашыга-ашыга, кемне дә булса очрату нияте белән, авылга...

Ел фасыллар бөтенесе бергә җыелганнар да, урманны бизәү өчен үзләре яраткан төсләрне сайлый башлаганнар. Кыш акны сайлаган, Яз белән Җәй яшелне һәм башка аллы-гөлле төсләрне бүлешкәннәр. Ә менә Көз икеләнеп калган. Хәтта иң якын дусты Җил дә аңа киңәш бирә алмаган.

Көз, ашыга-ашыга, кемне дә булса очрату нияте белән, авылга юнәлгән. Аңа юлда кулына кәрҗин тотып авылга кайтып баручы бер кечкенә генә кыз очраган. Ул бик күңелсез икән. Көз ни өчен күңелсез булуын сорагач:

- Мин көзне бик сагындым, - дип җавап биргән кыз.

- Менә бит мин синең каршыңда. Көз мин булам инде ул, - дигән Көз. Кыз шатлыктан кулларын чәбәкләгән. - Кызыкай, тик сиңа бер соравым бар. Урманны нинди төсләргә буярга икән? - дигән Көз.

- Ә син аны барлык төсләргә дә буя!

- Юк, барлык төсләргә дә буый алмыйм. Ак төсне кыш алды, яшел һәм аллы-гөлле төсләрне Яз белән Җәй сайладылар шул.

- Аптырама, Көз, алардан калган барлык төсләр синеке бит. Буя урманны сары һәм кызгылт төсләргә, - дигән кыз.

Көз шатлыгыннан нишләргә дә белмәгән. Җил дусты белән җитәкләшеп, урман эченә кереп йөгергән. Яп-якты зәңгәр күк йөзе астында алтынга манчылган көзге урман бик тә матур булган. Кешеләр моңа шаккатканнар.

Шул көннәрдән башлап, Көз үзенең чираты җитүен түземсезлек белән көтә торган булган. Ул әле хәзер дә үзенең сары һәм кызгылт сары төсләрен барлый-барлый сентябрь җиткәнен көтеп утыра, имеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: