Туган як

Кышны яратам

шигырь

Мин кышны бик яратам!

Яратам кар яуганны,

Яратам кышкы буранны,

Кар тулы урамнарны.

Биек тауларга менеп,

Чанада төшүләрне,

 Дусларым белән бергәләп

Чаңгыда йөрүләрне.

Салкыннар да куркытмый,

Куркытмый бураннар да,

Кышкы матурлыкны күреп,

Соклансын калганнар да.

Әминә Шәрифуллина,

 5 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: