Туган як

Кыш бабай

шигырь

Яшел чыршы килеп кергәч

Өебезнең түренә.

– Тиздән җитә Яңа ел,

– дип, Әй, Салават сөенә.

Чыршы белән бергә килә

Урмандагы Кыш бабай.

– Әйтегез, – ди, – кая яши

Салават дигән малай?

– Әй Кыш бабай, беләсең бит,

Безгә ел да киләсең.

Капчыгыңнан сайлап алып,

Бүләкләрең бирәсең.

Ә быел капчыгыңнан, – ди,

– Үзем бүләкне алам.

Ай, итегеңнән таныдым,

Син бит, – ди, – Шамил бабай!

Камилә Гәрәева,

Баки Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең

8нче сыйныф укучысы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: