Туган як

Кызылтүш

Яшәгән ди, булган ди кара канатлы, ак түшле тыңлаусыз бер кош малае. Ул иртән йокыдан уянуга, әнисенә дә булышмыйча, урамга уйнарга чыгып китә торган булган. Әнисе көннәр буе өйдә ашарга әзерләгән, кер юган, урманга җиләккә йөргән. Кош малае кич ашарга гына кайта торган булган, ди. Көннәрдән беркөнне әнисе чирләп киткән....

Яшәгән ди, булган ди кара канатлы, ак түшле тыңлаусыз бер кош малае. Ул иртән йокыдан уянуга, әнисенә дә булышмыйча, урамга уйнарга чыгып китә торган булган.
Әнисе көннәр буе өйдә ашарга әзерләгән, кер юган, урманга җиләккә йөргән. Кош малае кич ашарга гына кайта торган булган, ди.
Көннәрдән беркөнне әнисе чирләп киткән. Әнисенең балан чәе эчәсе килгән. Һәм кош, үз малаена бакчадан балан җыеп алып керергә кушкан. Кош малае әнисен тыңламыйча, тагын урамга, иптәшләре янына йөгергән. Ул көн буе уйнаган, әнисен оныткан. Кич җиткәч, тамагы ачып, караңгы төшкәч кенә әнисенең сүзләре исенә төшкән. Өйгә кайтса, әнисе өйдә юк, ди.
Әнисен дәваханәгә алып киткәннәр икән. Кош малае бик кайгырган. Әнисе сораган баланны тиз генә җыйган да, кулына тотып дәваханәгә йөгергән. Елап күзләре шешенеп беткән һәм юлда нәрсәгәдер абынып егылган да, кып-кызыл баланы аның түшенә буялган. Кош малаеның түше кан төсенә кергән. Күпме генә сөртсә дә, түшенән кызыл төс бетмәгән. Шуннан бирле бу кошны кызылтүш дип йөртә башлаганнар.
Данияр ГЫЙМРАНОВ,
М.Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең
5б классы укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: