Туган як

Кыз һәм бүре турында

Борын-борын заманда, бер авылда, яшәгән ди бер сукыр кыз. Аларның авылларына урман бик якын булган. Көннәрдән бер көнне кызчык урамда уйнап йөри-йөри, урман эченә кереп китә һәм адаша. Нихәтле кычкырса да, аны беркем дә ишетми. Ул үзен бакчада диеп уйлый һәм, әниләре күрер диеп, чирәмгә ятып йоклап китә, чөнки ул...

Борын-борын заманда, бер авылда, яшәгән ди бер сукыр кыз. Аларның авылларына урман бик якын булган.
Көннәрдән бер көнне кызчык урамда уйнап йөри-йөри, урман эченә кереп китә һәм адаша. Нихәтле кычкырса да, аны беркем дә ишетми. Ул үзен бакчада диеп уйлый һәм, әниләре күрер диеп, чирәмгә ятып йоклап китә, чөнки ул кычкырып йөреп арып беткән була .Бер заман бу кызны бүре күреп ала, һәм исни башлый. Кыз уянып китә. Ул бик туңган була, һәм бүрене үзләренең этләре диеп уйлап, җылыныр өчен кочаклый башлый, Бүре бу кызның курыкмавын күреп үзе дә шатлана һәм кызга ярдәм итмәкче була. Ул аны өстенә утырта да авылларына илтә.
Авылга җиткәч бүре кызны җиргә төшерә дә, аны ялап, улап куя. Шул вакыт кыз да аның бүре булганын аңлап ала.
Авыл кешеләре бу хәлне күреп шаккатканнар, ди.
Ләйсән Камалова,
5нче мәктәп укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: