Туган як

Кышын да яңгыр ява икән

Бүген, уйнарга чыксам, урамда чын-чынлап яңгыр ява. Минем кыш көне кардан башка явым-төшем күргәнем юк иде әле. Бик гаҗәпләндем. Өйгә кергәч, әбигә сөйләгән идем, ул кыш көнне күк күкрәгән елларны да хәтерли икән. Тик андый күренешләр бик сирәк була, ди. Әбием: «Соңгы елларда кышның бер рәтле килгәне юк, я кары...

Бүген, уйнарга чыксам, урамда чын-чынлап яңгыр ява. Минем кыш көне кардан башка явым-төшем күргәнем юк иде әле. Бик гаҗәпләндем. Өйгә кергәч, әбигә сөйләгән идем, ул кыш көнне күк күкрәгән елларны да хәтерли икән. Тик андый күренешләр бик сирәк була, ди. Әбием: «Соңгы елларда кышның бер рәтле килгәне юк, я кары кирәгеннән артык күп ява, я бик нык җылытып, түбәләрдән тамчылар тама, я карсыз була. Без яшь чакта кышлар гел бертөсле була иде», - дип сөйләде.

Чыннан да, кыш кышка охшарга тиештер инде? Пычтырдап яңгыр явып торгач, кыш буламы инде ул?! Мин үзем салкынча матур көннәрдә ябалак-ябалак кар яуган вакытларны бик яратам. Андый көннәрдә урамнан керәсе дә килми.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: