Туган як

Кышкы каникуллар.

2015 елны без каникул белән башлап җибәрдек. Көннәрнең салкын булуына карамастан, без гаилә белән шәһәребездәге чыршыларны карарга бардык. Аларны төрле-төрле төстәге утлар белән шундый матур итеп бизәгәннәр. Күзләрне ачып җибәрсәң,үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең. Авылга әбиләр янына да кунакка кайтып килдек. Минем әбием һәм бабам Спас районы Иске Рәҗәп...

2015 елны без каникул белән башлап җибәрдек. Көннәрнең салкын булуына карамастан, без гаилә белән шәһәребездәге чыршыларны карарга бардык. Аларны төрле-төрле төстәге утлар белән шундый матур итеп бизәгәннәр. Күзләрне ачып җибәрсәң,үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең.

Авылга әбиләр янына да кунакка кайтып килдек. Минем әбием һәм бабам Спас районы Иске Рәҗәп авылында яшиләр. Әбиемнең исеме - Гөлсинә, ә бабамның исеме - Наил. Әбием безне төрле пироглар, тәмле өчпочмаклар белән сыйлады.

Иске Рәҗәп авылының музеена да кердек. Авылның барлыкка килү тарихы , шул авылдан чыккан танылган шәхесләр, Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашлар турында бик күп язмалар, стендлар белән таныштык. Мин икмәкне ничек итеп кул тегермәне белән тартканнарын, әби-бабайларның юкәдән үреп ясалган чабаталарын күрдем.

Камилә Ялалова,

29нчы мәктәпнең 1нче Д сыйныфы укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: