Туган як

Куян һәм Бүре

Борын-борын заманда яшәгән ди бер бүре. Ул куяннар ауларга яраткан. Бер көнне чыккан ул ауга... Озак йөргән, бер куян да тапмаган. Бара икән, каршысына аю килеп чыккан. Ул аюдан сораган: - Аюкаем, син берәр куян күрмәдеңме? - Күрдем. Әнә тегендә күл бар, мин куянны шунда очраттым. - Бик зур рәхмәт!...

Борын-борын заманда яшәгән ди бер бүре. Ул куяннар ауларга яраткан. Бер көнне чыккан ул ауга... Озак йөргән, бер куян да тапмаган. Бара икән, каршысына аю килеп чыккан. Ул аюдан сораган:
- Аюкаем, син берәр куян күрмәдеңме?
- Күрдем. Әнә тегендә күл бар, мин куянны шунда очраттым.
- Бик зур рәхмәт! - дип күл янына юнәлгән бүре.
Килеп җиткән дә, куянны эзли башлаган. Бер куянны да тапмаган бүре. Агачта тиен утырып тора икән, бүре аннан сораган:
- Тиенкәй! Син монда куян күрмәдеңме?
- Юк! Күрмәдем!
Бүре кабат урманга киткән. Бераздан төлкене очраткан:
- Төлке! Син куянны күрмәдеңме?
- Күрдем. Каршыдагы урманга китте!
- Ә анда бик тирән елга бар бит. Ничек елганы йөзеп чыккан соң, - дип сораган Бүре.
- Сикергән! Бүре, син дә аны сикереп чыга аласың, - дип ялганлаган төлке.
Киткән бүре, елгага барып җиткән. Карап-карап торган да,сикергән ди.
Шулай итеп, куянны тотып ашарга теләгән бүре үзе елга суына төшеп баткан.
Карина ФЕДОРОВА,
15нче мәктәпнең 4а классы укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: