Туган як

Кошларны сыйладык

Кыш көне кошлар ашарга ризык таба алмыйча интегәләр. Без үзебезнең ишегалдындагы малайлар белән сөйләштек тә, кошларга «кормушка»лар ясарга булдык. Пластик шешәләрдән ясадык без аларны. Аннан җим сибеп, агач ботакларына элдек. Чыпчыклар бик тиз җыелды. Алар чыркылдаша-чыркылдаша җим чүпләделәр. Без сөенешеп карап тордык. Өйгә кергәч, бу турда әнигә сөйләгән идем: «Бер...

Кыш көне кошлар ашарга ризык таба алмыйча интегәләр. Без үзебезнең ишегалдындагы малайлар белән сөйләштек тә, кошларга «кормушка»лар ясарга булдык. Пластик шешәләрдән ясадык без аларны. Аннан җим сибеп, агач ботакларына элдек. Чыпчыклар бик тиз җыелды. Алар чыркылдаша-чыркылдаша җим чүпләделәр. Без сөенешеп карап тордык. Өйгә кергәч, бу турда әнигә сөйләгән идем: «Бер мәртәбә җим салып кына туктамагыз, гел-гел җим өстәп торырга кирәк» - ди.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: