Туган як

Конкурска йомгак ясалды

Күптән түгел 15нче мәктәптә халкыбызның танылган язучысы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев премиясенә балалар арасында уздырыла торган иҗат бәйгесенең өченче туры булды. Түбән Кама шәһәре һәм районы мәктәпләрендә шигырь һәм хикәяләр язучы балалар арасында инде менә 15нче мәртәбә үткәрелә торган әлеге конкурста быел 15 укучы финалга...

Күптән түгел 15нче мәктәптә халкыбызның танылган язучысы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев премиясенә балалар арасында уздырыла торган иҗат бәйгесенең өченче туры булды.
Түбән Кама шәһәре һәм районы мәктәпләрендә шигырь һәм хикәяләр язучы балалар арасында инде менә 15нче мәртәбә үткәрелә торган әлеге конкурста быел 15 укучы финалга чыкты. Шунысы куанычлы, алар арасында газетабызның «Балалар почмагы» сәхифәсенә актив яза торган укучылар да шактый.
Жюри 1нче, 2нче, 3нче урыннарны алучыларны һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләде. Аларның исемнәре май аенда узачак гала-концертта игълан ителәчәк һәм ул балаларга бүләкләр тапшырылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: