Туган як

Күксел

Бер уйласаң, гаҗәпкә калырлык. Кайчак кешеләр хайваннарга караганда да кансызрак, битарафрак була.

Узган ел без яшәгән йортның ишегалдында тетрәндергеч хәл булды. Көзнең салкын, дымлы, җилле көне. «Мондый көнне яхшы хуҗа этен дә урамга чыгармый», – диләр халык телендә. Кап-караңгы төн уртасы. Ай яктысында, авыр эш көненнән соң, бер абый эштән кайтып бара. Кинәт көзге җил белән чүплек ягыннан ниндидер авазлар килә. Бу тавыштан кеше тетрәнеп китә. Якын килеп караса... Калай чүплек тартмада, кәгазьләр арасында нәни генә сабыйны күреп ала. Ир аны кайнар һәм көчле кулларына алып, җылы куенына яшерә. Ә башында җавап таба алмаслык уйлар бөтерелә. Кем? Ни өчен? Нигә?..
Мин – ямьле авыл табигате кочагында, әти-әни, әби-бабай куенында үсүче бәхетле бала. Бу тетрәндергеч, куркыныч хәлне ишеткәч, авылдагы песиләр гаиләсе күз алдымнан йөгереп үтте. Өч-дүрт ел элек безнең өйгә бик матур, озын йонлы, күксел песи килеп керде. Без аны сөт белән сыйладык, иркәләдек. Шул көннән бирле ул бездә яши башлады һәм без аңа Күксел дигән кушамат бирдек. Ул карт инде. Аның инде балаларының балалары туды. 
Ә быел мин Күкселнең чын әни булуына ышандым. Аның үз балаларына да бер генә атна булгандыр, кызының да песи балалары туды. Әллә беренче балалары булганга, кызы аларны саклап бетерә алмады. Аның бер генә баласы калды. Күксел, чормадан төшеп, «хәлләрен сорашты», кызы белән оныгын «юындырды», иркәләде һәм җылытып ятты. Ә кызы китеп баргач, дүрт-биш көнлек оныгын иснәде-иснәде дә, авызы белән муен тиресеннән эләктереп, үзенең балалары янына чормага алып менеп китте. Шул көннән бирле ул биш бала түгел, ә алты бала имезде.
Айзинә НӘБИУЛЛИНА, 31 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: