Туган як

Әкиятләр дөньясында

Сезгә балалар тарафыннан иҗат ителгән серле татарча әкиятләр тәкъдим итәбез.

Шаһ-Әтәч

Авылда, бер кетәклектә мактанчык әтәч яшәгән. Әтәч йөри икән йорт буйлап бик тәкәббер генә, як-ягына каранып, тәртипне күзәтеп, кинәт кенә киртәгә сикереп менгән дә, кычкыра башлаган:
– Кикрикүк! Мин әтәч – хан, мин әтәч – солтан!
Бөтен тавыклар йөгерешеп килгәннәр дә, әтәчне мактап җырлый башлаганнар!
– Кыт-кыт-кыт! Син иң әйбәт хан-әтәч, син иң көчле солтан-әтәч! Синең белән берәү дә тигезләшә алмый. Синнән дә көчлерәк, акыллырак, матуррак беркем дә юк җир йөзендә.
– Кикрикүк! – дип, тагын да катырак кычкыра башлаган әтәч.
– Кемнең тавышы иң матуры, иң көчлесе? Кемнең күлмәге иң чуар?
– Синеке хан-әтәч, солтан-әтәч, – дип мактаган тавыклар.
Әтәч горурланып, башын чайкап һәм тагын да кычкырыбрак җырлап җибәргән:
– Кикрикүк! Якынрак килегез һәм кычкырып әйтегез: кемнең башындагы таҗы биегрәк?
– Синең таҗың биегрәк. Син безнең бердәнбер ханыбыз, син безнең солтаныбыз.
Ә моны күзәтеп торган пешекче шыпырт кына килгән дә, мактанчык әтәчне аягыннан эләктереп тә алган.
– Кикрикүк! Ай, нинди кайгы! – дип кычкырган әтәч.
– Кая? Кая? – дип кычкырышкан тавыклар.
Пешекче әтәчне суйган һәм бик тәмле аш пешергән. Кешеләр:
– Нинди тәмле әтәч! Нинди симез әтәч! – дип, ашны мактый-мактый ашаганнар, ди.

Дания Гарипова, 15 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы

Сабын

Яшәгән ди, булган ди, бер сабын. Аның кешеләргә бик файда китерәсе килгән, әмма нинди игелекле эш эшләргә белмәгән. Кешеләр сабынны яратмаганнар, күрсәләр, качканнар, начар сүзләр әйткәннәр.
Беркөнне сабын, бер нәни кызчыкка ияреп, аның өенә кергән. Карават астына качып, күзәтеп яткан. Кызның әнисе идән юарга тотынгач, сабынны табып, чүпкә ыргытмакчы булган. Шулчак сабын телгә килгән:
– Сез мине ыргытырга ашыкмагыз, башта тыңлагыз! Мин бик файдалы әйбер, сез әле белеп бетермисез.
Кызның әнисе аптырап калган:
– Синнән нинди файда булсын? – дип сораган.
Сабын аңа:
– Мине иң пычрак әйберләр янына куегыз, үзегез дә шаккатырсыз, – ди икән.
– Ярар, карап карыйк, – дигән әни кеше.
Икенче көнне кызчыкның бөтен киемнәре ялт иткән, уенчыклары да чип-чиста булган.
Шуннан соң, һәр өйдә сабынга хөрмәт уянган. Аның белән битне, кулны, бөтен тәнне юа башлаганнар, керләрне дә сабын белән юганнар. Сабынны яхшы урында саклап кына тотканнар, ди.

Әминә Шәрифуллина, 5 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: