Туган як

Әкият язабызмы?

Кызлар һәм малайлар! Әйдәгез әле, әкият язып карыйк. Ниндирәк темага языйк икән? Анысын үзегез уйлап, редакциягә электрон почта аша (tuganyk@yandex.ru) язып җибәрерсез. Хәзер - кыш. Димәк, кар, салкын турында булыр әкиятнең башы. Дәвамын үзегез, ә бәлки әле классыгыз белән бергәләп язарсыз. Әкиятебез озын булыр, аны яза-яза, яз да, җәй дә...

Кызлар һәм малайлар! Әйдәгез әле, әкият язып карыйк. Ниндирәк темага языйк икән? Анысын үзегез уйлап, редакциягә электрон почта аша (tuganyk@yandex.ru) язып җибәрерсез.
 
Хәзер - кыш. Димәк, кар, салкын турында булыр әкиятнең башы. Дәвамын үзегез, ә бәлки әле классыгыз белән бергәләп язарсыз. Әкиятебез озын булыр, аны яза-яза, яз да, җәй дә җитәр. .. Тотындыкмы?
 
Сафия исемле бик акыллы бер кызчык яшәгән, ди. Әллә кайда түгел, Түбән Кама шәһәрендә. Кечкенә булса да, бакчага йөргән. Кар бөртекләре һавада оча-оча, ул бакчага барасы сукмакны күмеп киткән. Сафия чыгуга, алар аның киез итегенә килеп сыенганнар: «Без - ак йолдызлар. Барыбыз да нәниләр, салкыннар. Кулыңа ал безне»...
 
Алга таба әкиятне сез дәвам итегез, кызлар-малайлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: