Туган як

Киңәшчем, остазым

Әни, әнием минем. Нинди бөек һәм зур мәгънәгә ия булган сүз!

Сезгә әнием турында сөйлисем килә. Аның исеме Раилә. Ул Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт куя.
Энем белән безгә әни-ем гомер бүләк итте һәм әти белән безне әдәпле, тырыш, ярдәмчел итеп тәрбияли. Әнием кечкенәдән бишек җырларын җырлап йоклатты, ә без үсә төшкәч, дус та, остаз да булды. Шатлансак – шатланды, борчылулар да уртак булды. Әни безнең киңәшчебез дә әле. Нинди генә йомыш белән, үтенеч белән килсәк тә, ярдәм итә. Иң якын дустыбыз да син – әниебез. Сиңа теләсә нинди серләрне дә сөйли алабыз.
Безнең барлык җиңүләребез, уңышларыбыз да, сез, – әти-әни, ышаныч күрсәткәнгә. Әни безне яхшылыкка, әдәплеккә һәм сабырлыкка өйрәтә. Минем өчен аннан да якынрак кеше юк. Ул чыннан да мине күп нәрсәгә өйрәтте.
Әни – минем өчен кояш нуры, шатлыгым. Мин әниемне сөендерергә, аңа үз мәхәббәтемне һәм кайгыртуымны бүләк
итәргә генә тырышачакмын. Аңа һәрнәрсәдә ярдәм итәрмен, авырлык китермәм. Мин әниемне бик яратам!

Эльвина Мөхәммәдшина,
Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең
10 нчы сыйныф укучысы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: