Туган як

Кичәдән канәгать булдык

Балалар үзәк китапханәсенең даими укучылары булсак та,«Апуш» исеме бирелеп,Тукай паркы янына күчкәч, анда булганыбыз юк иде әле.Шушы китапханәдә эшләүче Равия апа Тактарова шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрь Рәфыйк Әхмәдиев (фотода) белән очрашуга чакырып киткәч, бик теләп ризалаштык. Кичә булган көнне сыйныф җитәкчебез Эльвира Менис кызы Маннапова белән безне китапханәдә ачык...

Балалар үзәк китапханәсенең даими укучылары булсак та,«Апуш» исеме бирелеп,Тукай паркы янына күчкәч, анда булганыбыз юк иде әле.Шушы китапханәдә эшләүче Равия апа Тактарова шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрь Рәфыйк Әхмәдиев (фотода) белән очрашуга чакырып киткәч, бик теләп ризалаштык. Кичә булган көнне сыйныф җитәкчебез Эльвира Менис кызы Маннапова белән безне китапханәдә ачык йөзле, мөлаем апалар бик ягымлы каршы алды. Анда безне күп нәрсә гаҗәпләндерде. Килеп керүгә, талгын музыка уйный, стеналар матур итеп бизәлгән, бина эче якты. Абонемент белән уку залы дүрт залдан тора: иң кечкенәләр өчен, кече яшьтәге мәктәп балалары яки безнең өчен, яшүсмерләр залы һәм китапханә студиясе. Бу соңгы залда безне инде автор абый көтә иде.Чараны Равия апа үзе алып барды.Ул бу кичәдә безне Рәфыйк абыйның балалар өчен язылган «Булат маҗаралары» дигән китабы белән таныштырды. Автор китапның исеме һәм аның кемгә багышлануы турында сөйләде. Аның белән әңгәмәдән без шагыйрь абыйның үзе турында күп нәрсәләр белдек, җырларын да рәхәтләнеп тыңладык. Без дә аны шигырьләрен яттан сөйләп сөендердек.
Шулай ук чарада балалар иҗаты үзәгеннән килгән кызлар һәм малайлар биеделәр. Бу кичәдән канәгать булып, тагын шундый очрашулар өмет итеп кайтып киттек.
Миләүшә ХИКМӘТУЛЛИНА,
Б.Урманче исемендәге
2нче гимназиянең
4нче сыйныф укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: