Туган як

Хәйләкәр төлке

Авылда бабай белән әби яши. Алар бик эш сөючән кешеләр. Күп кенә куяннар, песиләр, этләр, тавыклары, үгезләре, үрдәкләре бар икән. Шулай матур гына яшәп яталар.

Песиләре Пушок бик матур, шундый куе йонлы, акыллы, ди! Йорт тирәсенә килгән тычканнарның берсен дә якын китерми икән. Ә этләре Граф кушаматлы. Бер көнне Граф янына төлке килгән: «Бер генә тавык бир инде, – дип ялына икән. – Мин сине үземнең яшәгән урманыма алып барырмын. Андагы матурлыкка исең китәрлек, урманда төрле кошлар бар, шулар белән үзең дә сыйланырсың», – дип хәйләли.
Граф төлкенең хәйләсенә бирелмәгән: «Ашыйсың килсә, койрыгыңны болгап, алдап йөрмә. Менә минем кебек, көн-төн йокламый, кешеләргә хезмәт ит. Шу-
лай итсәң, көн саен ашарга бирерләр», – дигән. Төлкенең эткә ачуы килеп, куяннар янына киткән. Куяннарның әтисе күзләрен акайтып, тешләрен ыржайтып, бөтен тавышына чинап җибәргән.
Төлке куркуыннан калтырына башлаган. «Озынколак... Минем урманда кечкенә балаларым калды, аларның да ашыйсы килә», – дип тотлыга-тотлыга ялына икән.
«Мин сиңа ярдәм итә алмыйм бит, ит ашамыйм, минем үземә дә яшел үлән, яшелчәләр бирәләр бит», – ди куян.
Төлке тавыклар кетәклеге ише ген шакыган. Төлкенең керүе булган, әтәч һәм тавыклар аны чукый башлаганнар. Бөтен йонын йолкып бетергәннәр. Төлке көч-хәл белән качып котылган. Көчкә урманга кайтып җиткән. Бөтен урмандагы төлкеләрне җыеп: «Авылга бара күрмәгез, менә минем хәлгә калырсыз, андагы хайваннар, кош-кортлар бездән дә хәйләкәр», – дип сөйләгән, ди.

Әминә Әхмәтҗанова,
5 нче мәктәпнең
9 нчы сыйныф укучысы

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: